Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Алар безнең игътибарга мохтаҗ

Инвалидлар декадасы кысаларында Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре белән бергә Лера Кинжилина янында булдылар.

Физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең күбесенә аралашу җитми. Әлбәттә, аларга социаль хезмәткәрләр беркетелгән һәм аларның кайгыртуын тоеп яшиләр. Шулай да алар үзләренә күрсәтелгән игътибарга бик сөенәләр.

“Лера Хәбировна озак еллар иминият хезмәтендә эшләде, 2013 елдан лаеклы ялда. Ул - киң күңелле, ачык йөзле кеше, Зәй яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырыша. Элек еш музейда була иде. Шуңа күрә дә без аңа ике экспонат – “Помни имя свое” китабын һәм җырлаучы касә алып бардык”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

“Помни имя свое” китабында Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның бик күп фотолары тупланган. Бу геройларның биографияләрен укыганда, илнең зур тарихын аңлыйсың.

“Безнең визит - җәмгыятькә мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында тагын бер искәртү. Медитация өчен кулланыла торган җырлау касәсе белән эшләү буенча мастер-класс та кызыклы булды”, - ди Светлана Ивановна.

Фото музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев