Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Аксарлылар хәрбиләр өчен кирәк-ярак тутырылган 41 посылка әзерләде

«Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм» акциясенә Зәй районының Аксар халкы да кушылды.

— Бөтен җирлек халкы хәрбиләр өчен кулыннан килгәнне эшләргә тырышты. 41 посылка хәстәрләп куйдык. Районнан бердәм гуманитар ярдәм олавын озатканда аксарлылар әзерләгән азык-төлек, кием-салымнар да солдатларга җибәреләчәк. Изге күңелле авыл кешеләренә чын күңелдән рәхмәт, — ди Аксар җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.


Хәзерге вакытта посылкалар авыл мәдәният йортында тупланган. Аксарлылар алга таба да гуманитар ярдәм оештыруга үз өлешләрен кертергә әзер булуларын белдерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев