Дүрт-Мунча мәдәният йортында өч авылдан - Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаштан хатын-кызлар 2024 елның 7 октябрендә маскировка челтәрләре үрә башладылар.
Шул көннән бүгенгә кадәр 800 челтәр үргәннәр. Зичәбашларга Дүрт-Мунчага җәяү йөрергә бик ерак. Шуңа күрә алар үз авыл пунктларында челтәр үрәләр.
Җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмиләр. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне - эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәләр. Кем челтәр үрергә йөри алмый, алар акчалата ярдәм итә.
«Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова әлеге җирлек волонтерларының фидакарьлеген, аларның туктаусыз хезмәтен һәм гомуми эшкә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар көн дә клубка килеп челтәр үреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
“Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшәрсен дип телибез. Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле”, -ди маскировка челтәрләре үрүче апалар.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Нет комментариев