Бүген Әлмәттә Татарстан Журналистлар берлеге җирле бүлекчә һәм «Татнефть» оешмасы ярдәме белән «Журналистикада яңа технологияләр» дигән темагага семинар үткәрә.
Укуларда «Зәй-информ» журналистлары да катнаша.
Биредә социаль челтәрләрдә заманча технологияләр кулланып эшләү алымнарына юнәлтелгән лекцияләр, гамәли дәресләр оештырыла.
Укуларда креатив индустрияләр федерациясе генераль директоры Игорь Намаконов, нейрочелтәр турында спикер Алсу Хәйбриева, «Фишки Telegram» темасына спикер Регина Сәйфуллина, «Мобиль съёмка» темасына спикер Ранил Гыйльметдинов мастер-класслар үткәрделәр.
Нет комментариев