Зичәбашның асыл егетенә - 95 яшь
Яңалыклар

Зичәбашның асыл егетенә - 95 яшь

Бүген Зәй районы Зичәбаш авылында Антоновлар йортында чын бәйрәм булды. Йорт хуҗасы Ксенофонт Константиновичны 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идәрәсенең автоклуб хезмәткәрләре килде.

Зичэбаш кечкенә авыл булу сәбәпле биредә һәр йорттагы бәйрәм дә, борчу-мәшәкать тә барлык авыл халкы белән бергә үтә. Ә Ксенофонт Антонов авылның мөхтәрәм аксакалы, тыл ветераны. 

— Ксенофонт Константинович безнең район керәшеннәренең асыл егете. Без аңа район үсешенә керткән тырыш хезмәте өчен зур рәхмәтлебез. Әле алга таба да сау-сәламәт гомер итәргә язсын, — диде Петр Сергеевич юбилярга район башлыгы һәм үзе исеменнән котлау сүзләрен җиткереп. 

Ксенофонт Антоновны 95 яшьлек туган көне белән Дурт Мунча авыл жирлеге башлыгы Радик Сыйтдиков та тәбрик итте, бүләкләр тапшырды. 

Юбиляр исә автоклуб «артистларына» кушылып дәртле керәшен җыруларын да башкарды.


Нет комментариев