«Аккурайд Уилз Руссиа» Зәй заводының тагын бер алыштыргысыз хезмәткәре ул — Александр Степанович Парферов.
1982 елдан заводта хезмәт куюы белән инде ул, 40 елдан артык хезмәт стажына ия. Александр Степанович җиһазларны, станокларны көйләүче (наладчик) булып эшли.
«Чаллыда автомеханика һөнәри белем бирү йортын тәмамлауга үзебезнең шәһәргә кайтып эшкә урнашкан идем, хәзер завод ул минем тормышым, дип күкрәк киереп әйтә алам. Мин күп гомеремне шушында үткәрдем һәм үткәрәм. Оператор булып эшкә килдем, эретеп ябыштыручы булып эшләдем, хәзер 40 ел наладчик булып эшлим. Энем дә берара биредә эшләп алды. Беренче чиратта үз эшеңне яратырга кирәк. Аны яратмасаң күп сәгатьләр дәвамында станок артында торып эшләү мөмкин түгел. Безнең коллектив яхшы, барлык хезмәттәшләрем киң күңелле, намус белән эшләүгә йөз тотучылар, үз һөнәрләренең осталары», — дип сөйләде ул.
Александр Парферов вазифасына станоклар эшләвендә өзеклекләр тудырмау керә. Ул инде һәр җиһазның ничек эшләвен тавышыннан ук аңлый, әгәр дә шик туса, шунда ук аны көйләп кую ягын карый.
Гаиләдә алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде балалары үскәч хәзер үз яшәү рәвешләрен кайгыртып гомер итә алар. Александр Степанович спортны, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны хуп күрә. Көн саен кичләрен Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында кызу темплар белән йөрергә чыгарга яратуы белән уртаклашты ул. Алар бертөркем булып икешәр сәгать вакытларын саф һавада үткәрә икән. Моңа өстәп әле ул гөмбәчедә, урманга чыгып һәр сезонда гөмбә җыю аның иң яраткан хоббие.
Нет комментариев