Зәйнең үзәк мәчетендә курслар үтүче кызлар үзенчәлекле экскурсиядә булдылар
Яңалыклар

Зәйнең үзәк мәчетендә курслар үтүче кызлар үзенчәлекле экскурсиядә булдылар

Кызларга шәһәрнең биш мәчетенә танышу экскурсиясе, туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.

1 июльдә Т.Ялчыгол исемендәге үзәк шәһәр мәчете каршындагы җәйге  курсларда катнашучы кыз балалар мавыктыргыч сәяхәт шиһитлары булдылар. Курслар педагогы Резеда ханым Нуруллина җитәкчелегендәге кызлар төркеме уңайлы автобуста шәһәрнең биш мәчетендә һәм Иске Зәй шәһәренең туган як  тарихын  өйрәнү музеенда булды.

Һәр мәчеттә яшь кунакларны имамнар каршы алды. Алар кызларны җылы сәламләделәр, мәчетләр төзелү тарихы турында сөйләделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр һәм чәй белән сыйладылар. Бигрәк тә Иске Зәй  мәчетендә тәрбияләнүче кызларны кунакчыл кабул иттеләр, анда алар өчен табын да әзерләнде.

Туган як тарихын өйрәнү музеенда исә  яшь кунаклар Иске Зәйнең иң якты архитектура һәйкәлләренең берсе — сәүдәгәр Иван Никифорович Бекетов йорты белән таныштылар, анда һәр экспонат тарих белән сулый.

Аннары кызлар зур кызыксыну белән халык декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсен карадылар, Идел буе һәм Кама буе талантлы осталары ясаган балчык савытларга сокландылар. 

2021 елда музейга Роза Маликова бүләк иткән Идел буе халыклары курчаклары коллекциясе балаларда аеруча соклану уятты. 

Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин кызларны кабул иткән барлык оештыручыларга һәм хуҗаларга тирән рәхмәтен белдерде. 

"Әссәләм әлейкум, хөрмәтле хәзрәтләр! Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм! Бу сабыйлар өчен бу шулкадәр эчтәлекле экскурсия булды, субханаллах. Сез безгә вакыт таптыгыз, кабул иттегез, өстәлләр әзерләдегез, сый-нигъмәтләр өләштегез, Ходай сезнең үзегезне зурласын", - диде ул.

фотолар үзәк мәчеттән


Нет комментариев