Зәйнең социаль үзәгендә кул эшләре буенча мастер-класс
5 мартта Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Россиядә Гаилә елын бәйрәм итү кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан балалар катнашында «Туганнар-яратканнар» дип исемләнгән кул эшләре мастер-классы узды.
Социаль хезмәтләр алучылар, төрле техника һәм материаллар кулланып, үз куллары белән уникаль открыткалар булдыру мөмкинлегенә өйрәнде.
Дәрес материаллар һәм инструментлар әзерләүдән башланды. Катнашучылар акварель кәгазе, кайчы, клей, карандаш һәм башка кирәкле материаллар алдылар. Аннары куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Киләсе этап открытка нигезен булдыру булды. Шуннан соң композиция төзергә керештеләр.
Композиция әзер булгач, мастер-класста катнашучылар открыткаларга теләкләр өстәделәр. Килеп чыккан открыткаларны балалар 8 мартта туганнарына һәм якыннарына бүләк итәчәкләр.
Сафиуллина И. И. хезмәт буенча инструктор
Фото «Радость» үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев