Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Радость” үзәгендә террорчылыкны кисәтү өчен өйрәнүләр үткәрелде

“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр һәм үзәккә килүчеләр белән “Экстремизмга – юк!” айлыга кысаларында өйрәнүләр үткәрелде.

Һәр кеше гадәттән тыш  хәлләргә юлыкканда үзен һәм якыннарын саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш. Чарада террорчылык һәм экстремизм турында аңлатылды, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә, таныш булмаган шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясалды.

“Үз вакытында кабул ителгән дөрес гамәлләр террорчылык актын булдырмый һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин”, - дип нәтиҗә ясады социаль белгечләр.

Фото "Радость" үзәгеннән.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев