16 апрельдә Зәй районының өлкән буын аралашу үзәгендә Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган чара оештырылды.
26 апрель кешелек тарихына фаҗигале дата булып кереп калды. 40 ел элек бу көнне Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була һәм янгын чыга. Реактор тулысынча җимерелә, әйләнә-тирәгә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Әлеге авария аның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зарар күргән кешеләр саны буенча да, икътисади зыян буенча да атом энергетикасы тарихында иң зур техноген катастрофа булып санала.
Чара ликвидаторлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланда. Зәй районы клиентлар үзәге җитәкчесе Лилия Камалюкова чарада катаншучыларга мөрәҗәгать итте.
“Бүген без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнаган кешеләр турында искә алабыз. Алар миллионлаган кеше тормышын саклап калды. Чернобыль геройлары үзләре турында уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәште. Бу вакыйгаларда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.
Аның чыгышында социаль фондтан күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларына аерым игътибар бирелде.
Чара «Белем» Россия җәмгыяте үткәргән “Чернобыль кайтавазы. Ликвидаторлар батырлыгы” лекциясен тыңлау белән дәвам итте.
Аннан очрашу кунаклары һәлакәт белән бәйле тарихи вакыйгаларны искә төшерде. Алар радиациянең никадәр куркыныч икәнлеген сөйләделәр, үз бурычларын ахырына кадәр үтәмәсәләр, һәлакәтнең нәтиҗәләре тагын да куркынычрак булыр иде, диделәр.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Очрашуга чакырылганнар үзләренең барлык сорауларына тулы җаваплар алдылар.
Чара ахырында МАХта цифрлы ID билгеләүдә ярдәм күрсәтелде.
Фотолар клиентлар үзәгеннән.
Нет комментариев