Зәйнең Мирный мәдәният хезмәткәрләре “Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары” акциясенә кушылды
27 июльдә Мирный бистәсе паркында мәдәният хезмәткәрләре “Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары” Бөтенроссия акциясе кысаларында чара үтте.
Акция традицион балалар уеннарына багышланган иде. Уеннар һәм күңел ачулар һәр халыкның мәдәниятендә аерым урын алып тора.
“Балалар һәм яшүсмерләр белән Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Алтын капка», «Бишек», «Чатыр», «Түбәтәй», «Чыпчык», «Башмагым» кебек халык уеннары үткәрелде. Чарада катнашучылар иҗади сәләтләрен күрсәтеп, бер-берсе белән толерантлы аралашу күнекмәләрен үзләштерделәр”, - ди мәдәняит хезмәткәрләре.
Ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә» акциясе башка халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тирәнрәк өйрәнүгә этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев