Зәйнең яшь музыкантлары җиңүләр яулый
20 мартта Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә кыллы музыка уен коралларында башкаручыларның «Дүрт кыл» дип аталган VII республика конкурсы үтте.
Анда Зәйнең балалар музыка мәктәбендә укучылары да катнашты.
Бәйгеләрдә әле беренче тапкыр катнашучы иң яшь виолончельчеләр — Алинә Рыжова һәм Александра Шумкова югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәттеләр. Алар икесе дә кече яшь төркемендәгеләр арасында I дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Урта яшь категориясендә Зәринә Әхмәтшина чыгыш ясап, көндәшләренә шанс калдырмады, ул да җиңү яулады.
Яшь талантларның җиңүләре -аларның остазларының да тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Педагоглар Люция Кадыйрова, Ирина Нырова һәм Татьяна Жигаловалар өчеcе дә тәҗрибәле укытучылар. Аларның укучылары республика һәм Бөтенроссия конкурсларында күп тапкырлар җиңүләр яулауга иреште.
Чираттагы триумф шуны раслый: Зәйдә иң дәрәҗәле конкурсларда шәһәрне лаеклы тәкъдим итәргә сәләтле музыкантларның яңа буыны үсә. Без йолдызларыбыз белән горурланабыз һәм алда тагын да күбрәк җиңүләр һәм искиткеч чыгышлар булуына ышанабыз!
фотолар музыка мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев