Зәйнең яшь математиклары — Бөтенроссия турниры җиңүчеләре
3-6 апрельдә Чаллыда шәһәрендә Кама математика үзәге «Школково» олимпиада юнәлеше оешмасы белән берлектә яшь математикларның Бөтенроссия ярышларын үткәрде.
Анда Белгород, Яңа Уренгой, Стәрлетамак, Грозный шәһәрләреннән һәм Россиянең башка бик күп төбәкләреннән катнаштылар. Зәйдән ярышларда үз белемнәрен шәһәрнең кече фәннәр академиясе педагогы Лилия Шаяхмәтова кул астында шөгыльләнүчеләр сынады.
«Укучылар анда 4 математик уенда катнашып, 70 кә якын мәсьәлә чиштеләр, интеллектуаль-күңел ачу квизында катнаштылар, „Школково“ олимпиада юнәлеше җитәкчесе Д. А. Беловның лекциясен тыңладылар. Программа бик тыгыз булды», — ди Лилия Фәниловна.
Һәи иң мөһиме безнекеләр сынатмаган. Укучыларның кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүче Александр Бобров, Арина Бочкарева, Андрей Комендантов, Раил Яхиннан торган «МАНоЛоги» Зәй командасы, Бөтенроссия математика турнирында ике – беренче, ике – икенче һәм II дәрәҗә йомгаклау дипломына лаек булганнар.
фотолар мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев