Зәйнең «Ялкын» клубында Әниләр көне уңаеннан мастер-класс узды
Яңалыклар

Зәйнең «Ялкын» клубында Әниләр көне уңаеннан мастер-класс узды

Мастер-класста катнашучылар авторлык букетлары — әниләр һәм үзләре өчен назлы бүләкләр ясадылар

Зәйнең «Ялкын» клубында иң якты һәм күркәм Әниләр бәйрәме алдыннан үзенчәлекле атмосфера — матурлык, илһам һәм тыныч шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Биредә флористика буенча мастер‑класс узды: катнашучылар нәфис чәчәк композицияләре ясарга, аннары аларны иң кадерле кешеләренә бүләк итәргә яки үзләрен сөендерергә өйрәнделәр.

Мастер-классның остазы эшмәкәр  Венера булды: ул тере чәчәкләр белән эшләү нечкәлекләре турында сөйләде, композиция төзүнең төп кагыйдәләрен аңлатты һәм букет гармонияле күренсен өчен төсмерләрне ничек сайларга икәнен күрсәтте.

Һәр катнашучы, флористик оазислы стильле пакетта рәсмиләштереп, үз авторлык букетын җыйды. Эштә ныклы, тәэсирле чәчәкләр - затлы розалар, нәфис диантуслар һәм хризантемалар,  шулай ук хуш исле эвкалипт кулландылар.

Төс палитрасын сайлаудан алып финал штрихларына кадәр процесс барысын да кызыксындырды. Нәтиҗәдә һәркемнең уникаль чәчәк бәйләме килеп чыкты. Оештыручылар Венерага иҗат бәйрәме өчен рәхмәт белдереп, барлык әниләрнең дә тормышы бүгенге букетлар кебек матур һәм якты булсын, дип телиләр.

  • Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Нет комментариев