Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге республикада яшәүче 100 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсияләре түли.
80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләү икеләтә арта һәм 2026 елда ул 19 169 сум тәшкил итә. Акча гариза бирмичә, автомат рәвештә арттырыла.
"Озын гомерле кешеләр өчен барлык тиешле түләүләрнең вакытында һәм артык мәшәкатьләрсез генә билгеләнүе аеруча мөһим. Шуңа күрә пенсионер 80 яшькә җиткәч, бүлектә булган мәгълүматлар нигезендә, пенсия автомат рәвештә арттырылып исәпләнә. Арттырылган пенсия туган көннән соң килгән айда түләнә, ә алга таба пенсионер өчен гадәти срокларга күчерелә,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсияләрне арттыру картлык буенча иминият пенсиясе алучылар өчен каралган. Беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерларга теркәлгән түләү инде икеләтә күләмдә билгеләнгән, шуңа күрә аларның пенсияләре 80 яшь тулгач кабат артмый. Социаль пенсияләр һәм туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга мондый арттыру кагылмый.
Теркәлгән түләүне арттырудан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга тәрбиягә өстәмә акча билгеләнә. Ул пенсия составына кертелә һәм гариза кабул итмичә генә автомат рәвештә исәпләнә.
Нет комментариев