Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә бөек лексикограф Владимир Дальның тууына 225 ел тулу уңаеннан танып белү сәгате узды
22 ноябрьдә исеме рус теле тарихына мәңгегә язылган Владимир Дальнең тууына 225 ел тулу билгеләп үтелде.
Язучы, лексикограф, этнограф, хәрби врач якты, бай тормыш кичергән, ә аның төп хезмәте — «Толковый словарь живого великорусского языка» — туган телне яратучы һәм кадерләүче һәркем өчен бүгенге көнгә кадәр бәһасез хәзинә булып кала бирә.
Бу истәлекле көнгә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 4нче мәктәпнең 8-9нчы сыйныф укучылары өчен «Владимир Даль — рус сүзләрен җыючы» дигән танып белү сәгате оештырылды. Чара рус әдәбияты дөньясына чын сәяхәт булды һәм балаларга күп санлы сүзләрдән, мәкальләрдән телнең матурлыгын, байлыгын күрергә мөмкинлек бирде.
Китапханәче укучыларны Владимир Даль биографиясенең якты битләре белән таныштырды: аның гаиләсе, укуы, хәрби хезмәте, шулай ук аның язмышында сизелерлек эз калдырган Александр Пушкин белән мөһим очрашуы турында сөйләде. Хикәягә өстәмә булып «Владимир Даль тормышы һәм казанышлары турында» видеофильмы торды: экранда балалар алдында Дальнең бөтен юлы үтте — яшь диңгезчедән һәм талантлы хәрби хирургтан алып танылган язучыга һәм сүз җыючыга кадәр.
Программада Владимир Иванович тормышының төп эшенә — «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүгә аерым урын бирелде. Укучылар бу сүзлеккә күпме хезмәт, түземлек һәм сүзгә мәхәббәт салынганын, киләчәк буыннар өчен туган тел байлыгын саклап калуның мөһимлеген белделәр. Яңа белемнәрне ныгытырга «Даль белгечләре» викторинасы ярдәм итте.
Нет комментариев