Зәйнең «Гвардия» отрядыннан егетләр Ватан алдындагы бурычын үти
Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар клубы әгъзалары Сергей Демеев һәм Никита Мелентьев язгы чакырылышта хәрби хезмәткә киттеләр.
Никита Ленинград өлкәсендә 90нчы аерым махсус эзтабарлар батальонында хезмәт итә. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның сөякләрен эзләү, эксгумацияләү һәм аларны яңадан күмү белән шөгыльләнәчәк.
Сергей Новороссийкида һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Десантчы булу өчен егет автоматтан атудан алып кул сугышы алымнарына һәм парашют белән сикерүгә кадәр күнекмәләрне үзләштерәчәк.
Ике егет тә яшьтән үк ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнеп, сугышта катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Көчле, чыдам булулары белән аерылып торалар. Хәрби хезмәтне дә үзләре теләгән гаскәрләрдә үтиләр.
«Сергей һәм Никитага җиңел хезмәт, ышанычлы хезмәттәшләр, чын ир-ат булырга ярдәм итәчәк дөрес һәм лаеклы командирлар телибез. Тәҗрибә туплагыз, беркайчан да бирешмәгез, кыю һәм тәвәккәл булыгыз!» — ди «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.
Фотолар «Гвардия» отрядыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев