Язгы игелек атнасы кысаларында Зәйнең «Тату гаилә» бакчасына «Аккурайд уилз Руссиа» ҖЧШ җитәкчелеге бүләкләр белән килде.
Алар бакчага 75 урындык бүләк итте.
«Бакчабызда сыйфатлы җиһазларның булуына тәрбия-белем бирү процессының уңышы бәйле. Уңай шартлар булганда гына балалар уңайсызлыкларга игътибар итмичә, яхшылап шөгыльләнә алачак. Бүләк итеп алып килгән урындыклар сыйфатлы, уңайлы булуы белән аерылып тора. Әлеге предприятие безгә еш хәйриячелек ярдәме күрсәтеп килә. Узган ел инвалидлар декадасы кысаларында бакчабызга электр плитәсе белән духовка шкафы бүләк итте. Педагогик коллектив, әти-әниләр исеменнән предприятие җитәкчелегенә безнең профильле балалар бакчасына шулай ярдәм итеп килүләре, балаларны сөендерүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», — ди бакча мөдире Мария Петрякова.
Фотолар бакчадан.
Нет комментариев