Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе инспекторы, эчке хезмәт капитаны Рушат Бәхтевәлиев 5нче мәктәп укучыларына җинаять-башкару системасындагы хезмәт һәм ведомство югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйләде
Бу очрашу мәктәпнең профилактик чаралар циклын дәвам иттерде. Рушат Бәхтевәлиев укучыларга үз практикасыннна чыгып чын тарихлар сөйләде һәм закон саклаучы булып көн саен торуның никадәр җаваплы булуын аңлатты. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш
Өлкән сыйныф укучыларында иң зур кызыксыну җәза үтәтү инспекциясенең ведомство югары уку йортларына керү темасы уятты. Кунак курсантларга куелган таләпләрне, кайсу фәннәргә игътибар итәргә кирәклеген һәм киләчәк офицерга нинди сыйфатлар хас булуын аңлатты. Мәктәп укучыларын бу һөнәр сайлау турында җитди уйлануга этәрде.
Нет комментариев