«Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кинотеатрда экскурсиядә булдылар, анда хезмәткәрләрнең һөнәрләре белән таныштылар.
Балаларга кинотеатрның ничек эшләве һәм аның эшен кем тәэмин итүе турында сөйләделәр. Балалар директор, кассир, бухгалтер, киномеханик, контролер, гардеробщица, культорганизатор, вахтер һәм җыештыручының нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Балалар һәр кешенең хезмәте мөһим һәм кирәкле икәнен аңладылар.
Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белемнәрен киңәйтергә, һөнәрләр дөньясы турында күбрәк белергә, сүзлек запасын тулыландырырга һәм әйләнә-тирә дөньяга яңача карарга өйрәнергә ярдәм итте. Очрашу күңелле сюрприз белән тәмамланды — балалар зур экранда мультфильм карадылар, бик күп якты тәэсирләр алдылар.
фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев