Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 3нче мәктәбендә укучыларны медицина сыйныфына кабул иттеләр

2022 елның 1 сентябреннән 3нче мәктәп базасында медицина сыйныфы оештырылды.

Мәктәптә медицина сыйныфы ачылуның  төп максаты булып, укучыларда табиблык һөнәренә мәхәббәт уяту тора. Әлеге сыйныфка VIII сыйныфта белем алучы 22гә якын егет-кызларны туплаганнар. Укучыларны медицина сыйныфына кабул итү тантанасында Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина, Зәй шәһәр дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова, 3нче мәктәп директоры Анна Романова катнашты.

Ирина Нургатина үзенең чыгышында медицина көллияте белән таныштырды.

-Яр Чаллы шәһәрендә медицина училищесы 1978 елда ачыла, ә 1995  елдан медицина көллияте исемен йөртә. Укыту дәвалау, акушерлык эше, косметология һәм физиотерапия шәфкать туташлары, фармация, стоматологик ортопедия белгечлекләре буенча алып барыла. 1990 елдан көллият каршында өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге дә эшли башлады. Бүгенге көндә көллияттә 1000нән артык укучы белем ала, аларга 52 укытучы белем бирә, - диде ул.

Ирина Нургатина чыгышыннан соң медицина сыйныфына укучыларны кабул иттеләр. Әлеге сыйныфта белем алучылар башкалардан аерылып торачак. Аларга “Медицина сыйныфында укучы” дигән күкрәк билгеләре тапшырдылар.

Проект сынау форматында Зәй районында мәгариф идарәсе, Зәй үзәк район хастаханәсе һәм Яр Чаллы медицина көллияте белән берлектә гамәлгә ашырыла. - Зәй - Чаллыдан читтә беренче эш тәҗрибәбез. 3нче мәктәптә профильле медицина сыйныфы - онлайн һәм офлайн режимда гамәлгә ашырылачак проект. Сигезенче сыйныф укучылары химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнәчәк үзләренең булачак һөнәрләре белән танышачак, чөнки бу дисциплиналар Яр Чаллы медицина көллиятендә укыганда кирәк, анда балалар тугызынчы сыйныфтан соң укырга керә алачак, - ди Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина.
Чарада Зәй үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов чыгыш ясады. Ул медицина өлкәсендә һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә һәм төрле кыенлыкларга әзер булырга кирәклеген билгеләп үтте.

 - Медицина уку йортларында көн саен күп укырга туры килә. Алга таба бу тармакта эшләүчеләр авыру кешеләр белән даими хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, табиб - ул һөнәр генә түгел, сәләт тә. Сез хәтта дәваханә диварлары артында да табиблар булып калырга тиеш, - ди баш табиб Айдар Фатыйхов.
Ул медицина өлкәсендә һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә һәм төрле кыенлыкларга әзер булырга кирәклеген билгеләп үтте.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проект ярдәмендә медицина сыйныфы укучылары Зәй үзәк хастаханәсенә килә һәм медперсоналның эшен күрә алачак. Алга таба, медицина белеме алгач, егетләр һәм кызлар Зәй үзәк дәваханәсенә үз белгечлекләре буенча эшкә урнаша алачак.

Якын арада Яр Чаллы медицина көллияте студенты 23 яшьлек Карина Мартемьянова туган шәһәренә эшкә кайтырга  планлаштыра.

- Мин “Дәвалау эше” белгечлеге буенча дүртенче курста укыйм һәм ярты елдан көллиятне тәмамлыйм һәм дипломлы белгеч - фельдшер булам. Зәйгә кайтасым килә, анда йә фельдшер-акушерлык пунктында, йә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләргә телим. Бүгенге медицина сыйныфында укучыларга  бәхет елмайды дип саныйм.  Алар сигезенче сыйныфтан ук медицина юнәлеше турында күп нәрсәләр белә алачак. Көллияттә уку өчен ныклы белем таләп ителә, - ди Карина. Чарада ул мастер-класс үткәрде һәм медицина хезмәткәренең кулларын дезинфекция чаралары белән ничек дөрес эшкәртүен күрсәтте.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев