Зәйнең 1нче мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
Яңалыклар

Зәйнең 1нче мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре бөек әдибебез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1нче мәктәпнең IX «Б» сыйныфы укучылары өчен тематик әңгәмә үткәрделәр.

Чарага туган тел кабинеты гадәти булмаганча бизәлеп, мәктәп китапханәчесе Ольга Коклина Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә тәкъдим итте. 

“Әңгәмә башында без милләтнең туган телдә сөйләшүчедән аермасы нәрсәдә икәнен белдек.   Кызганычка каршы, соңгы елларда республикабызда көнкүрештә татар телендә сөйләшүче балалар саны кими.   Укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерделәр, шагыйрьнең тормыш юлы, аның дусты Фатих Әмирханов, бердәнбер мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова турында белделәр”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

фотолар музейдан.  


Нет комментариев