Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең 1нче мәктәбендә баскетбол секциясенә йөрүчеләргә спонсорлар бүләкләр тапшырды

Үзләре дә 1нче мәктәптә белем алган, «СтАрЗ 1990» баскетбол командасына йөргән Николай һәм Марина Кудряшовлар баскетбол секциясенә йөрүчеләр янына бүләкләр белән килде.

20 мартта 1нче мәктәптә баскетбол секциясенә йөрүчеләр өчен конкурс уздырылды. Бәйгегә үзләре дә 1нче мәктәптә белем алган, «СтАрЗ 1990» баскетбол командасына йөргән Николай һәм Марина Кудряшовлар химаячелек итте. Кудряшовларның ике кызлары да 1нче мәктәптә белем ала һәм баскетбол секциясендә шөгыльләнәләр.

Бәйге ыргылыш, борылыш белән туктау, тупны тизлеккә алып бару һәм башка ярышларны үз эченә алды. Җиңүчеләр спонсорлардан бүләкләр алды.

-Ярышлар барышында без үзебез мәктәптә белем алган елларга кайттык. Зал һәм җанатарлар авазы... 1нче мәктәпнең «СтАр3 1990» легендар баскетбол командасыннан көндәшләр курка иде, — дип искә алды Кудряшовлар мәктәп елларын.

Алар мәктәпкә табло, туплар йөртү өчен капчык, конус, капитан тасмалары һәм тактик такта бүләк иттеләр.

«Кудряшовларга шундый юмарт бүләкләре өчен рәхмәт. Марина да, Николай да „СтАрЗ 1990“ командасының көчле баскетболчылары булдылар. Шунысы сөенечле, алар хәзер дә бу спорт төренә битараф түгел», — ди баскетбол секциясе тренеры Иван Волков.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев