Зәйлеләрне уяу булырга чакыралар
Яңалыклар

Зәйлеләрне уяу булырга чакыралар

Бүген — 25 мартта Зәйдә, Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» сәүдә-күңел ачу комплексында 22 мартта булган теракт сәбәпле, чираттан тыш антитеррор комиссиясе утырышы үтте. Анда район җитәкчелеге, мөһим объектларның җаваплы затлары катнашты.

Утырыш барышында террордан саклану чаралары барланды, мөһим объектларда көчәйтелгән административ — режим чараларын кертү кирәклеге әйтелде. Гадәттән тыш хәл була калса, аңа әзерлекле булу өчен мәгълүмат бирү эшен алып бару мөһимлеге ассызыкланды.

Район башлыгы вазифасын башкаручы Петр Уразайкин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы Андрей Пискунов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ильмир Хәйретдинов үз чыгышларында игътибарга алынырга тиешле мәсьәләләргә тукталдылар. Зәйлеләрдән шикле әйберләргә, шикле кешеләргә, чит ил гражданнарына игътибарлы булу сорала. Ә инде гадәти булмаган хәлгә очраганда тиз арада түбәндәге элемтә номерларына шалтыратырга кирәк:

88нче янгын куркынычсызлыгы часте — 01, (85558) 6-78-00, 6-78-08, ә кәрәзле телефоннардан 010 санын җыярга.

112 — бердәм коткару хезмәте.

Зәй районы эчке эшләр бүлеге — 02, (85558) 7-02-02, кәрәзле телефоннан 020.

Ашыгыч ярдәм — 03, 103, (85558) 7-50-03, кәрәзле телефоннан 030.

Зәй районы газ хезмәте — 04, (85558) 7-00-04, кәрәзле телефоннан 040.

Зәй муниципаль районының "Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте — (85558) 7-40-01.

Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй районы буенча дежур бүлеге - (85558) 7-14-69, 7-15-35, +7 927 460 56 69.

Район ведомстводан тыш сак хезмәте (Росгвардия) — (85558) 7-00-52, 7-14-62


Нет комментариев