Зәйлеләрне «Геройлар янәшәдә» II ачык әдәби-патриотик конкурсында катнашырга чакыралар
Яңалыклар

Зәйлеләрне «Геройлар янәшәдә» II ачык әдәби-патриотик конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда «Геройлар янәшәдә» II ачык әдәби-патриотик конкурсына эшләр кабул ителә.

Конкурста махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егет-кызларының каһарманлыгын, кыюлыгын, үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләрен яктырткан әдәби әсәрләр катнаша.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2026 елның 1 августына кадәр «Повесть»,  «Хикәя», «Поэма яисә шигырьләр циклы», «Очерк» номинацияләре буенча кабул ителә.

II конкурста рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» номинациясе булдырылды. «Роман» номинациясе буенча катнашуга гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.  Гомуми приз фонды – 6640000 сум.


Нет комментариев