Зәйлеләр хәрби комиссар белән хушлаша
Бүген Зәй зур югалту кичерде, арабыздан район хәрби комиссары Айрат Фоат улы Әгъләмҗанов мәңгелеккә китеп барды.
Озак еллар Зәй хәрби комиссариатын җитәкләгән Айрат Фоатович җитди авырудан соң вафат булды. Аңа бу елның 12 ноябрендә 52 яшь тулган булыр иде.
Айрат Фоат улы тумышы белән Кукмара районы Кәркәүч авылыннан. Аның тормыш иптәше, кызы, улы калды.
Айрат Әгъләмҗанов белән саубуллашу 30 сентябрьдә иртәнге сәгать 9 "Энергетик" Мәдәният сараенда узачак. Җирләү туган авылында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев