Зәйлеләр көзге эшләрне төгәлләргә ашыга
Көзге матур көннәрдә кырларда да эшләр гөрләп бара.
Зәй районында механизаторлар рапс культурасы уңышын җыюны төгәлләү алдында торалар. Ул 4969 гектарда игелгән иде. Кукурузны силоска салу эше дә дәвам итә. 1994 гектар мәйданның инде 1600 гектарында эш тәмамланды. Уңдырышлылык бер гектардан 140 центнер, диләр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Бу көннәрдә исә көнбагыш суктыру эшенә дә керештеләр. 3163 гектар мәйданның 200 гектарында кукуруз алынды. Уртача уңыш 15 центнер чыга.
Бер үк вакытта көчле техника белән туңга сөрдерү дә бара. Инде механизаторлар 86 процент мәйданнарда җир сукаладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев