Зәйлеләр якташлары хөрмәтенә мемориаль такта ачылуга шат
Бүген Казанда якташыбыз, күренекле дәүләт эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты, профессор Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлекле чара Татарстан Республикасынңда Фәннәр академиясе булдырылу көненә багышланды.
Мемориаль такта Фәннәр академиясе бинасында ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, галимнәр, язучылар катнашты.
Тантаналы чарада Мансур Хәсәновның улы Булат Хәсәнов та катнашты. Ул мемориаль такта ачуга ярдәм күрсәткән Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе, мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага зур рәхмәтен белдерде.
Мемориаль тактаның авторы — скульптор Тимофей Тюрин. Чарага килгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Мансур Хәсәнов истәлегенә багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салды.
Без якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Мансур Хәсәнәв районыбызның Бигеш авылында туып-үскән. Бүген аның исемен туган авылы мәктәбе йөртә.
Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев