Районның машина төзелеше ветераннарын Спас ярминкәсенә алып бардылар. 50 ветеран берьюлы тарихи шәһәрдә, Россия күләмендә оештырылучы ярминкәдә булды.
Традицион Спас ярминкәсе Алабугада унҗиденче тапкыр оештырылды. Билгеле мәгълүматлар буенча анда 300 меңнән артык кеше катнашкан, алар арасында зәйлеләрнең дә күп булуы билгеле.
Ә «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы үз ветераннарына бирегә махсус экскурсияне еш оештыра. Быел да ветераннар кул эшләнмәләрен, гәмали сәнгать әсәрләрен һәм башка кызыклы товарларны карап, кирәклеләрен алып хозурланып кайтканнар.
Нет комментариев