Зәйлелә грек-рим көрәшендә
Яңалыклар

Зәйлелә грек-рим көрәшендә

20-21 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә егетләр арасында грек-рим көрәше буенча В. Простяков истәлегенә багышланган төбәкара ярышлар узды. Биредә «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлары белән сөендерде.

Нәтиҗәдә Илнар Вафин 33 кг. авырлык категориясендә 2 урынны алды (тренеры Радик Маврин), Артем Журавлев 32 кг авырлык категориясендә 5нче булды (тренеры Анатолий Терентьев).


Нет комментариев