Зәйле, домофон алыштырам дип, 690 мең сум акчасын мошенникларга күчергән
Яңалыклар

Зәйле, домофон алыштырам дип, 690 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

12-19 майда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 90 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар.

13 майда полициягә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше акчаларны инвестицияләү сылтавы белән чыга һәм әлеге хатын-кыз аңа ышанып, 9000 сум акчасын билгесез счетка күчерә.

Зәйдә яшәүче бер ханым домофон алыштырабыз диючеләргә ышанып, 690 мең сум акчасын кырыгалдарларга «тапшырган».

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларны «вату» фактлары да ешайган. Узган атнада районда РФ Җинаять кодексының «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» маддәсе буенча 14 җинаять эше кузгатылган.

-Ышанучан гражданнарны алдау ысуллары нигездә бер үк: кәрәзле элемтә операторлары белән килешүләрне озайту, счетчикларны алыштыру, домофоннар кую, пенсия иминият полисын алыштыру яки пенсияләрне яңадан исәпләү өчен Пенсия фондына чиратка кую, һәлак булган ирнең Батырлык ордены өчен түләү алуга гариза бирү. Уяу булыгыз! Мошенниклар даими рәвештә алдауның яңа схемаларын уйлап таба, — дип мөрәҗәгать шәһәр-район халкына полиция хезмәткәрләре.


Нет комментариев