Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйгә Питрау бәйрәменә рәхим итегез!

12 июльдә традиция буенча Зәй халкын, районыбыз кунакларын Кашка тау итәгенә Питрау-2023 билгеләп үтәргә дәшәбез.

Анда төп сәхнәдә Питрауга багышланган театрлаштырылган тамаша, котлаулар, иң өлкән кеше, яңа туган сабый гаиләсе, матур парлар, җәмгыять эшләрендә, хәйрия чараларында актив катнашучыларны тәбрикләүләр булачак.

Ә кече сәхнәдә балалар арасында керәшен җырларына бәйге, «Питрау чибәре — 2023»не, «Ак дәдәй» бәйгеләре җиңүчеләрен ачыклау, «Моңлы тавыш 60+» конкурсында да катнашучылар арасында иң-иңнәрне билгеләү күздә тотыла.

Аерым мәйданчыкта исә спорт уеннары, себерке бәйләү, утын кисү, утын яру кебек уеннар оештырыла. Питрау батыры исеме өчен көрәш бәйгесе булачак.

Һәр уен һәр кызыклы тамаша концерт программасы белән үрелеп барачак. Анда Ясмин, Марина Карпова, «Бәллүр» триосы, «Агидел» дәүләт җыр-бию ансамбле, районның керәшен фольклор иҗат төркемнәре чыгышлары көтелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев