Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы егеткә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырылды
Бүген махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашуда медальне мобилизацияләнгән егетнең гаиләсенә район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин тапшырды.
Ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу укучыларның кече академиясендә оештырылды.
Очрашуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссариат вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар катнашты.
Петр Сергеевич хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Шулай ук ул хәрбиләргә чираттагы ярдәм җыелуын, аны тиздән махсус хәрби операция озатылачагын белдерде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Зәйдән мобилизацияләнгән егетнең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителде. Бүләк аңа шәхсән тапшырылган булган. Бүген Петр Уразайкин лаеклы бүләкне хәрби егетнең тормыш иптәше Еленага тапшырды.
- Сезгә тормыш иптәшегезгә терәк булып торганыгыз, аны аңлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ватан алдында хәрби бурычын үтәүче ир-егетләребез өчен бу бик мөһим, - диде Петр Сергеевич.
Балалар музыка мәктәбенең Зөлфия Селиверстова җитәкчелегендәге гитарачылар ансамбле егетләрне яңа җиңүләргә рухландырып, “Россия алга!” җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев