Зәйдән ике бертуган махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый
Яңалыклар

Зәйдән ике бертуган махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый

Зәйдән абыйлы-энеле егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Олысы – мобилизация, кечесе контракт буенча илебез сагына басты.

“Ельцин” позывноен йөртүче өлкәне хәрбиләр һәм волонтерлар белән ныклы элемтә булдырган, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә күп көч куючы егетләребезнең берсе ул. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, “Ельцин” повестка килгәннне көтеп тормыйча, хәрби комиссариатка үзе бара. Ә аның үз бизнесы була: йөк ташу буенча эш алып бара. Монда инде бернинди акчалар да, дан да роль уйнамый, ватанпәрвәрлек хисе көчле була егеттә.

Кечесесе “Славик” позывноен йөртә. Ул сроклы хезмәт урынына контракт буенча хезмәтне сайлаган. Абыйсы белән бер ротада хезмәт итәләр. Узган елның 22 июнендә контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. 20 яшьлек егет хәрби антны Луганск Халык Республикасында кабул иткән. “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямовның ноутбугында «Славик»ның махсус операция зонасында ант биргән видеосы саклана.

-Без “Ельцин” белән гуманитар йөк озата баргач, махсус хәрби операция зонасында очраштык. Ул хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итү буенча зур эш башкара. Хәрби зонага кирәкле әйберләрне алырга үзе дә берничә тапкыр Зәйгә командировкага кайтты. Бер кайтуында без - керәшен җәмгыяте – отпускка кайткан керәшен егетләрен ашка алдык. Шунда “Ельцин” үзе белән энесен дә алып китәргә теләге барлыгын әйтте. Икенче юлы инде гуманитар ярдәм итәргә баргач, без анда “Славик” белән дә таныштык. Без алар белән элемтәдә торабыз. Минем карашка алар икесе дә патриотик рухта, үз Ватаннарын яратулары сизелә, - ди Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов.

Егетләр икесе дә Иске Зәй мәктәбендә белем алганнар, аннан Зәй политехник көллиятендә һөнәр үзләштергәннәр. “Ельцин” студент елларында ук язгы чәчү, урак чорында район кырларында тырыш хезмәт куйган. Тырыш улы турында район газеталарында басылган язмаларны әнисе кадерле ядкарь итеп саклый.

-Олысы Володя кече яшьтән үк әтисе белән тракторда эшләде. Бер эштән дә курыкмый ул. Нинди эш кушсаң да, тиз генә башкарып та куя. Ул хәрби зонада механик булып хезмәт итә. Запчастьләр артыннан туган якка да кайтырга туры килә. Шул арада да йөгерә-йөгерә миңа ярдәм итәргә ашыга. Киленем белән күрше подъездда гына яшиләр. Ике кыз үстерәләр. Үзендә дә эшли, миңа да булышырга өлгерә. Кечесе Вячеслав та абыйсы үрнәгендә хәрби зонага китте. Мин аларны бик яратам. Исән-сау кайтуларын зарыгып көтәм, - ди әниләре Римма.

Телефон аша “Ельцин” белән дә элемтәгә кердек. Беркайчан зарланмас, күп сөйләшми торган егет ул.

“Энең белән бергә булгач, җиңелрәкме хезмәт итүе?” – дип сорыйм аннан.

“Якының яныңда булу яхшы булса да, җиңел дип әйтмәс идем, бер-беребез өчен борчылабыз. Бер-беребезне сакларга да кирәк”, - дип җавап бирде ул.

Егетләр өч балалы гаиләдә туып үскәннәр. Кыз туганнары Оксана да бар. Оксананың тормыш иптәше дә мобилизация буенча илебез иминлеге сагында.

Әлеге хәрбиләр көчле рухлы, нык бәдәнле булулары белән аерылып торалар. Гади гаиләдә хезмәт белән чыныгып үскәннәр, авырлыклардан курыкмыйлар. Әниләре уллары, кияве өчен, әлбәттә, борчыла. Аларның исән-сау кайтуларын тели.

Зәйнең көчле, батыр егетләре... Алар ил өчен катлаулы вакытта махсус хәрби операциядә катнашуны куркусыз кабул иткән. Һәм безнең тирәдә шундый егетләр булганда, Россияне тезләндереп булмас. Исән-сау җиңү белән кайтыгыз, егетләр! Әниләр догасы сезне саклап йөртсен!


Нет комментариев