Зәйдәге әдәби берләшмәдә беренче утырыш
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә яңартылган «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсенең тәүге утырышы үтте.
Берләшмәнең җитәкчесе, җирле шагыйрә Флүрә Гыйниятова белдерүенчә, инде иҗатка гашыйк 24 зәйле аның актив әгъзасы булырга сүз биргән.
«Беренче очрашу, танышу мизгелләре бик җанлы үтте. Бик күркәм кешеләр белән аралаштык, матур эчтәлекле, күңел түрләренә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итүчеләрнең „җимешләрен“ барладык. Көлештек тә, моңсуланып та алдык. Мондый очрашулар дәвамлы, гомерле булсын. Каләм тибрәтүче дуслар, сезне дә көтеп калабыз килегез, кушылыгыз, языйк, укыйк, әдәби берләшмәбезне бергәләп гөрләтик», — дип яза ул үзенең социаль челтәр аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев