Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда батыр ул үстергән әнигә Рәхмәт хаты тапшырылды
Яңалыклар

Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда батыр ул үстергән әнигә Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы егетләр белән чираттагы очрашуы үтте.

Очрашу күңелле мизгелдән — бүләкләүдән башланды. Хәрби бурычын лаеклы һәм батырларча үтәгәне өчен Зәйнең бер егетенең әнисе исеменә Рәхмәт хаты килде. Рәхмәт хатын хәрбинең әнисенә Разиф Галиевич тапшырды.

Часть командиры кул куйган хатта мондый юллар бар: «Хөрмәтле Рәфисә Илһамовна! Сезгә горурлык хисе белән улыгызның махсус хәрби операция зонасында үзенең хәрби, патриотик бурычын намус белән үтәве турында хәбәр итәм. Сезнең улыгыз шәхси состав өчен үрнәк булып тора. Улыгызны ышанычлы Ватанны саклаучы итеп үстергәнегез һәм тәрбияләгәнегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез улыгыз белән горурлана аласыз!»

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, хәрбиләрнең эш урыннарыннан җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

— Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән күрешү безнең өчен бик кадерле, — дип

Разиф Галиевич хәрбиләрне район-шәһәр яңалыклары белән таныштырды.

Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


Нет комментариев