Зәйдә хәйриячеләр “Тату гаилә” бакчасында булдылар
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр инвалидлар декадасы кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында булдылар.
Кунакларны башта укыту-тәрбия процессы белән бакча мөдире Мария Петрякова таныштырды.
-Без бакчабызда сезне күрүгә бик шатбыз. Сез безгә һәрвакыт ярдәм күрсәтеп киләбез. Сезнең ярдәмегез белән безнең бакчада үзенчәлекле балаларга укыту-тәрбия процессы җайлашкан шартларда алып барыла. Рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте аларга Мария Петрякова.
Район башлыгына, хәйрия ярдәме күрсәтүче предприятие-учреждениеләргә, шәхси эшмәкәрләргә балалар бакчасы җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Музыка залында балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятләре кушылган бию беркемне дә битараф калдырмады. Балалар чыгышларында мәрхәмәтле гамәлләр кылып яшәүче абый-апаларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
-Без ел саен биредә очрашабыз, мәрхәмәтле гамәлләр кылып яшәүче затларга рәхмәт. Безнең шәһәрдә шундый профильле балалар бакчасы булу - бик уңайлы. Коллективта белгечләр дә бик көчле, тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы беләләр. Мин биредән һәрвакыт үзем өчен күп нәрсәләр алып китәм. Бирегә чакыру буенча түгел, ә күңел кушуы буенча киләләр. Коллективка уңышлар телим, - диде Разиф Галиевич чыгышында.
Ул “Тату гаилә” бакчасында озак еллар намуслы хезмәт куючыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Зәйнең бер эре предприятиесе балаларның һәрберсенә Яңа ел күчтәнәчләре һәм бакчага электр газ плитәсе белән духовка шкафы бүләк итте.
Ахырдан балалар кунакларга үз куллары белән ясаган ныклык, максатчанлык һәм өмет символы булып саналган кызылтүшләрне бүләк иттеләр.
Тулырак язма газетабызның киләсе санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев