Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә волонтерлар төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә халыкка ярдәм итә

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара.

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары халык күп йөри торган урыннарда булып, проект хакында сөйли һәм 2025 елда төзекләндерү өчен парклар, скверлар, яр буйларын сайларга ярдәм итә.

Зәйлеләр өчен кайсы җәмәгать урынын төзекләндерүне сайлау стратегик яктан отышлырак?

Берсүзсез, Ринат Фәрдиев исемендәге паркның 3нче чираты!

Моны тулырак аңлатабыз.

Мондый зур күләмдә проект-төзелеш эшләрен муниципалитет федераль һәм республика акчалары хисабына гына башкара ала.

Башка парклар инде финанслау алды («Яшьләр» паркында эш тәмамлануга бара) яки проект инвестицияләр хисабына тормышка ашырылырга мөмкин (Рәфыйков урамындагы 1-3нче паркны «Татэнерго» АҖ белән берлектә яңарту планлаштырыла).

Ринат Фәрдиев исемендәге паркның 3нче чиратын төзекләндерү 35нче бистә белән Яңа шәһәр арасындагы гомуми шәһәр киңлегенә үсештә булган микрорайоннарны интеграцияләргә мөмкинлек бирәчәк (4нче микрорайон, “Шанхай”, Воздвиженканы берләштереп).

Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәргә икенче сулыш өрәчәк һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Республикада халык активлыгы иң зур булган районнар гына финанслау алачак.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, сылтама буенча кереп, үз тавышыгызны бирегез: https://gorodsreda.tatar.ru/?utm_source=golosovanie20..

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев