Яңалыклар

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган

5-11 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, МАХ мессенджерын вату, мошенниклык очраклары бар. 

Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Узган атнада юл инспекторлары руль артына  алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 77 очрагы теркәлгән.


Нет комментариев