Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә урманчыларны хөрмәтләделәр

Бүген Зәй шәһәре хакимиятендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан аеруча актив эшчәнлек алып баручыларны тәбрикләү тантанасы үтте. Анда урман хуҗалыгы эшчәнлеге турында да сөйләштеләр.

Үз чыгышында биоресурсларны күзәтү буенча дәүләт органының Зәй районы буенча җаваплысы Әдип Габдрәхимов район территориясендәге урманнарның җитди контрольдә булуын, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмавын, браконьерларга каршы район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә эш алып барылуын, хайваннар, кошлар арасында таралучы йогышлы авыруларны булдырмау максатында профилактик чаралар күрелүен ассызыклады.

Чарада катнашкан «Түбән кама урманчылыгы» дәүләт учреждение җитәкчесе Радмир Галимов та Зәйдә урманчылар, аучылар, башка оешмаларның бердәм нәтиҗәле эшен югары бәяләде.

— «Түбән Кама урманчылыгы» оешмасына караган барлык урман мәйданнарының 63 проценты Зәй районы территориясендә. Шунысы мөһим соңгы ун еллыкта биредә урманнарда чыгучы янгыннарга юл куелмады. 6 машрут буенча янгын чыгуга каршы күзәтүләр алып барылды. Быел гына да урман белән тоташып китүче кыр, юллар полосалары 60 километр арада сукаланып, янгыннар үрләүдән сакланылды. 19 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылды, — диде ул.

Соңыннан яхшы хезмәтләре өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Илгизәр Бикмөхәммәтов, Валентина Кашкова, Ольга Щербакова, аучылык хезмәте белән шөгыльләнүчеләр Азат Мингазиев, Рөстәм Фирстов, Денис Воронцов, Юрий Маврин, Иван Фролов, Ильмир Хисамиев район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар. Аларга бүләкләрне тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев