Зәйдә урам киносы фестивале булды
Урам киносы фестивале ачык һавада кыска метражлы фильм күрсәтүдән гыйбарәт.
7 июльдә зәйлеләр урам киносы фестивале кысаларында «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кыска метражлы фильмнар карады.
Фестивальнең беренче тамашачылары балалар булды, алар өчен «Обнимама» мультфильмы күрсәтелде.
Урам киносы фестивале кысаларында Константин Хабенский, Юрий Стоянов һәм башка танылган актерлар катнашында Россиянең иң яхшы кыска метражлы фильмнары күрсәтелде.
Тамашачылар ачык һавада фильмнар караудан якты тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев