4 яшь кеше бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган өчен район башлыгыннан шәхсән котлаулар кабул итте.
Алар – ике фәннән максималь 200 балл җыйган 6нчы мәктәптән Азалия Галимова, бер фәннән 100әр балл алган 1нче мәктәптән Ксения Попкова, 3нче мәктәптән – Никита Денисов, 7нче мәктәптән – Кристина Георгенбергер.
- Сез унбер ел дәвамында укуыгызны искиткеч нәтиҗәләр белән тәмамладыгыз. Сез – Зәебез, республикабыз, илебезнең алтын фонды. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, максатларыгызга кыю ирешүегезне телим. Әти-әниләрегезгә яхшы тәрбия, педагогларга нәтиҗәле хезмәт өчен зур рәхмәт, - диде Разиф Кәримов аларга махсус стутуэткалар тапшырганда.
Билгеле булганча 6нчы мәктәпне тәмамлаучы Азалия Галимова рус теле һәм рус әдәбиятыннан 200 балл җыйды. Әле җәмгыять белеменнән 92 балл алды. Алга таба Азалия инглиз теленнән нәтиҗә көтә. Ә 1нче мәктәптәптән Ксения Попкова рус әдәбиятыннан иң югары нәтиҗәгә иреште. Шулай ук төгәл фәннәрне иң зур балларга бирүчеләр белән дә чын күңелдән горурланабыз. 3нче мәктәптән Никита Денисов физиканы 100 баллга тапшырды, 7нче мәктәптән Кристина Георгенбергер химия фәнен 100 баллга белүен дәлилләде. Никита әле рус теленнән 91, профиль математикадан 96 балл җыйды. Кристина да рус теленнән 97 балл җыюга иреште.
Тантаналы чарада әлеге балалар чыгарылыш балының үзәгендә булды. Аларның әти-әниләре, укытучылары хөрмәтләнде.
Нет комментариев