Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә укучылар белән наркотикларга каршы көрәш темасына чара үткәрелде

21 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында «Без тормыш өчен» дип аталган наркотикларга каршы көрәш план кысаларында чара үткәрелде.

Чарага 5нче мәктәпнең VI-VII сыйныф укучылары чакырылды.

Алып баручылар яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләр һәм аралашу даирәсен җентекләп сайлап алу кирәклеге турында сөйләште.

«Укучылар тематик видео карадылар, аннары тренингта катнаштылар, теләсә нинди тискәре гадәтләрнең үзләре куркыныч булуын, аларның кешенең сәламәтлеген генә түгел, ә әхлагын да җимерүен аңладылар. Шуңа күрә сәламәт яшәү ресурсларын саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш алып бару, шәхси гигиена, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү дигән нәтиҗәгә килдек», — ди чараны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев