Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы язда өч кеше талпан кадалып дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, шуның берсе — бала.
Талпаннардан ничек сакланырга? Бу турыда без район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов белән әңгәмә кордык.
-Айдар Мөхәммәтнурович, талпан тешләү нәрсәсе белән куркыныч?
-Кар эреп бетү белән талпаннар да уяна. Иксодлы талпаннар югары хәвеф чыганагы булып тора, чөнки алар кадалганнан соң кеше талпан энцефалиты, боррелиоз һәм башка йогышлы авырулар белән чирләргә мөмкин. Узган ел дәваханәгә 137 кеше талпан кадалып мөрәҗәгать итте. Бәхеткә, авыру йоктыру очраклары теркәлмәде, әмма районның талпан энцефалиты буенча эпидемия зонасына керүен истән чыгармаска кирәк.
-Талпаннардан ничек сакланырга?
— Күпләр уйлаганча, талпаннар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ачык төсле киемнәр кияргә тырышыгыз, аларда талпаннарны күрү җиңелрәк. Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Саклануның тагын бер төре — урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган махсус әйберләр сиптерү.
-Әгәр дә талпан кадалса, нишләргә?
-Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә мондый мөмкинлек юк икән, бөҗәкне үзеңә тартып чыгарырга кала, әмма моны бик сак эшләргә киңәш ителә. Чөнки талпанның аяклары, башы өзелеп калуы бар. Моның өчен пинцет яки җеп куллану мөһим. Талпанда элмәкне тән тиресенә мөмкин кадәр якынрак сак кына тарттырып, аннан соң әйләндергән хәрәкәтләр белән акрын гына, җепне 90 градуслы почмакта бераз өскә тарттырып, бөҗәкне чыгарырга кирәк. Ә бөҗәкнең чирлеме-түгелме икәнен белер өчен, герметик банкага урнаштырып, Роспотребнадзорга яки серология лабораториясенә анализга тапшыру зарур.
-Талпаннан вакцина бармы?
-Бу вирустан саклануның иң нәтиҗәле чарасы — аңа каршы вакцина ясату. Аны иртәрәк ясатырга кирәк — талпаннарның активлык сезоны башланганчы. Бездә планлы прививка ясатучы һөнәр ияләре бар, алар — яшелләндерүчеләр, урман һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Әгәр зәйлеләр арасында прививка ясатырга теләүчеләр бар икән, ул түләүле нигездә үткәрелә, чөнки прививка дәүләт гарантияләре программасына керми, бу — өстәмә хезмәт.
Нет комментариев