Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс узды

23 июльдә «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Радость» үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.

Инструкторлар һәм табиблар мастер-класста катнашучыларга ашыгыч ярдәм килгәнче кешене ничек коткарырга һәм авыруларны ничек дөрес карарга икәнлеге турында аңлаттылар. Өйрәнүчеләргә манекеннар ярдәмендә аңны югалтканда, кан киткәндә, инсульт, инфаркт, пешү, имгәнү булганда, бөҗәк яисә хайван тешләгәндә ничек ярдәм итәргә, аңын югалткан кешене ничек куркынычсыз итеп яны белән яткырырга һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр.

Уку чорында беренче ярдәм күрсәтүнең психологик яктан ярдәм итү методикасына да игътибар бирелә.

«Мастер-класста алынган күнекмәләр социаль хезмәт алучыларга киләчәктә стандарт булмаган ситуацияләрдә югалып калмаска ярдәм итәчәк», — ди социаль белгеч Валентина Каменская.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев