Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Чираттагы дәрестә көндезге бүлектә тәрбияләнүчеләр брошюраторның төзелеше, билгеләнеше, куркынычсызлык техникасы һәм төп эш принциплары турында белделәр. Аннары алар аппаратта документларны дөрес урнаштырырга һәм тышлык перфорациясен үткәрергә өйрәнделәр.
«Шуннан соң катнашучылар документларда тишекләрне мөстәкыйль рәвештә тишеп, пружина урнаштырырга тырышып карадылар. Аларга кәгазьләрне урнаштыруның дөреслеген ничек тикшерергә һәм пружинаны рычаг белән ничек ябарга икәне аңлатылды. Аннары укучыларга, алдагы дәресләрдә алган белемнәрен кулланып, гади блокнот ясарга тәкъдим ителде. Башта хезмәт алучылар эш барышында кирәкле барлык җиһазларны һәм материалларны санап чыктылар һәм процессның төп этапларын искә төшерделәр», — ди бүлек мөдире Валентина Каменская.

Дәрестә катнашучы һәркем блокнот ясауга үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә хәбәрләр өчен гади блокнотлар килеп чыкты.
Дәрес азагында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм брошюратор куллануның мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар.
Фото социаль үзәктән.
Нет комментариев