Зәйдә социаль хезмәткәрләр котлаулар кабул итте (чарадан фоторепортаж)
Бүген Зәйнең “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 8 июнь –Социаль яклау хезмәткәрләре көненә багышланган тантана үтте.
Социаль хезмәткәрләрне котларга үзәккә район башлыгы Разиф Кәримов, мәдәният хезмәткәрләре, балалар килде.
- Сезнең хезмәт яклауга, ярдәмгә мохтаҗ булган категория кешеләргә игътибар күрсәтү белән аерым хөрмәткә лаек. Без районда ярдәм кирәк булучыларның караулы, имин булуы белән сезгә рәхмәтле. Илдә барган катлаулы сәяси вәзгыять чорында көндәлек тормышыбызның тотрыклы булынында сезнең өлешегез зур. Җитәкчегез Эльмира Габдулхаковна кул астында максатчан, киң күңеллелек күрсәтеп хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде Разиф Галиевич тәбрикләү сүзләрен белдереп.
Һәм ул нәтиҗәле хезмәтләре белән билгеләнгән бертөркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хатына Анатолий Гавриш, Елена Сандимирова, Азат Нәбиуллин лаек булдылар.
Үз һөнәрләренә тугрылыклы булып озак еллар социаль яклау тармагында хезмәт куючы Гөлфирә Ибраһимова, Энза Хуҗина, Людмила Ерундова министрлыкның Рәхмәтен алдылар.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән Елана Васильева, Гамир Мортазин, Алёна Храмова, Лаура Арсланова, Тамара Чуфырина, Валентина Матюшкина, Галина Кузьмина, Людмила Кузнецова, Снежана Хасанова, Юлия Лодыгина, Әлфия Ханнанова; район башлыгының Рәхмәт хаты белән Нина Расторгуева, Анастасия Кильдюшова бүләкләнделәр.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина команданың ныклы, ышанычлы булуын ассызыклады.
“Бездә бары тик үз хезмәтен, кешеләрне ярата белүче изге күңелле, батыр кешеләр эшли. Бүген районда яклауга мохтаҗлардан зар, ризасызлык юк икән, бу нәкъ менә сезнең ихлас хезмәтегез нәтиҗәсе”, - диде ул.
Һәм Ильмира Сафиуллина белән Валентина Каменскаяга «Безнең профсоюз» фотобәйгесендә җиңүләре өчен махсус дипломнар тапшырды.
Социаль хезмәткәрләрне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Петр Тимаськов та котлады.
Тәбрикләүләр “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, шәһәр музыка мәктәбе педагоглары, “Азаль” балалар җыр-бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев