Бүген Зәйдә күркәм традицияне дәвам итеп шагыйрь, язучы Сөббух Рәфыйковны искә алу чарасы үтте. Гадәттәгечә, язучының туган көнендә — 15 июльдә үзе исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, журналистлар, язучының оныгы гаиләсе аның каберенә зиарат кылдылар.
Быел Сөббух Рәфыйковның ттуына 111 ел тулды.
«Сөббух абый зәйлеләр өчен бик кадерле шәхес. Ул тумышы белән Зәй кешесе булмаса да (Сарман районы Нөркәй авылыннан) ундүрт ел гомерен Зәй җиренә багышлап, бөтен иҗат эшчәнлеген безнең төбәк белән бәйләгән кеше. Аның «Тын елга буенда» дигән әсәре ГРЭС төзелешенә, энергетикларның гаилә династияләренә багышланган. Ягъни ул безнең Зәебезнең бер өлеш тарихын язган кеше. Шуңа да без һәр ел саен аның туган көнендә каберенә килеп, бөек шәхесне искә алабыз. Китапханәбез дә аның исеме белән йөртелә. Боларга өстәп, 1991 елдан алып әдәбият, сәнгать, мәдәнияттә якты эз калдыручыларга аның исемендәге премия бирелә. Хәзер ул өч елга бер тапкыр тапшырыла. Киләсе елга без әлеге премиянең чираттагысын алучыларны котлаячакбыз, хәзер исә кандидатларны барлау бара, — диде үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.
Язучыны искә алу чарасына аның оныгы Айнур Закиров тормыш иптәше Зөлфия һәм кызы Айлина белән килделәр.
— Сөббух бабабызны без гаиләбез белән гел истә тотабыз, аның рухына дога кылдыртабыз. Бүген менә кызыбызны да алып килдек, максатыбыз, алга таба да бабабызны аның киләчәк буыннары белсен, горурлансыннар. Ә район хакимиятенә, китапханә коллективына зур рәхмәт белдерәбез, аны бөек шәхес итеп зурлауларына, — диде Айнур.
Билгеле булганча, Сөббух Рәфыйков репрессия корбаны. Язучы 1938 елның 12 маенда 10 елга ирегеннән һәм тагын 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителә. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе, аннары штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли.
Аның дүрт баласы була, хәзер биш оныгы бабаларының якты истәлеген хөрмәтләп яши.
Нет комментариев