Июль ае дәвамында көн саен көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр шәһәр мәйданчыкларында балаларны «Легенда 17» студентлар педагогик отряды аниматорлары көтә.
Биредә балалар өчен төрле программа оештырыла. Ул саф һавада актив уеннарны, иҗади дәресләрне, интеллектуаль викториналарны һәм күңелле эстафеталарны үз эченә ала.
Икенче смена мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча эшли:
- Төзүчеләр урамы 14нче йорт;
- Октябрь урамы 16нчы йорт;
- Т. Ялчыгол урамы 12нче йорт;
- Крупская урамы 8а йорты;
- Гагарин урамы 55нче йорт;
- Никифоров урамы 73нче йорт;
- Җиңү Проспекты 1/07 йорты;
- Тавлин урамы 32нче йорт;
- Икмәк кабул итү бистәсе;
- “Яшьләр” паркы.
Сораулар булса Ксения Даниловага түбәндәге телефон белән мөрәҗәгать итегез:
8 917 237 10 37.
Нет комментариев