Зәйдә “Синең якты җәең” бәйрәме узачак
Яңалыклар

Зәйдә “Синең якты җәең” бәйрәме узачак

Бәйрәм “Татарстанда җәй” проекты буенча уздырыла.

Бүген – 3 июльдә кичке сәгать 6да Зәйнең “Яшьләр” паркы музыка, иҗат һәм якты төсләр белән тулы булачак! "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Синең якты җәең" бәйрәмен башлап җибәрә.

Бәйрәмдә безне нәрсәләр көтә?

• Гипс, уенчыклар тегү һәм бисердан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар.

• Яраткан "Минем ишегалды лагере" проектының икенче сменасын ачу.

• Бию флешмоблары һәм интерактив уен программасы.

• Сабын куыклары уеннары.

• Күңелле буяулар фестивале! 

• Мастерлар ярминкәсе.

“Дусларыгызны чакырыгыз, балаларыгызны алып, җәйге бәйрәмгә килегез”, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.

• Дата: 3 июль

• Вакыт: 18:00

• Урын: "Яшьләр" паркы (Боз сарае янында)


Нет комментариев